Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган

    Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 528 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

    Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 17 кеше дәваханәгә салынган, 18 кеше өйләрендә дәвалана.

    Реклама

    Казанда - 9, Яр Чаллыда – 13, Түбән Кама районында – 4, Актаныш районында – 3, Питрәч һәм Тукай районнарында – икешәр, Әлмәт, Лениногорск районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

    Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 528 очрагы теркәлгән, 16 582  кеше терелгән, шул исәптән 72 - узган тәүлектә.

    Фото: «Татар-информ» МА
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: