Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 111 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 44 633 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 111 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

9 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 21 кеше дәваханәгә салынган, 90 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 72, Яр Чаллыда – 21, Түбән Кама районында – 6, Спас районында – 3, Биектау, Алабуга, Питрәч районнарында – икешәр, Арча, Бөгелмә, Чүпрәле районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 44 633 очрагы теркәлгән, 37 906  кеше терелгән, шул исәптән 1280 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk