Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 87 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 10601 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 87 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 27 кеше хастаханәгә салынган, калган 60 кеше өендә дәвалана. Дүртесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 49. Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районында – 11әр, Саба районында – 10, Питрәч районында – 2, Алабуга, Лаеш,Түбән Кама һәм Тукай районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 10601 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9294 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары саны 141гә җиткән.
Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Роспотребнадзор санитар таләпләрне үтәргә кирәклеген искәртә. Җәмәгать урыннарында дистанцияне саклау, кулларны яхшылап сабын белән юу, битлекләр кию, биналарны җилләтү сорала.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев