Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 87 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 15538 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 87 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 32 кеше хастаханәгә салынган, калган 55 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 45. Яр Чаллыда – 6, Норлат районында – 9, Алексеевск, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай районнарында – 3әр, Әлмәт, Буа, Зәй районнарында – 32шәр, Аксубай, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 15538 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11950 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk