Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 87 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 14449 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 87 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 15 кеше хастаханәгә салынган, калган 72 кеше өендә дәвалана. Дүртесе – читтән кертелгән, 83е - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 42. Яр Чаллыда – 7, Биектау районында – 9, Буа, Лениногорск районнарында – 6шар, Лаеш районында – 4, Кама Тамагы, Чистай районнарында – 3әр, Тәтеш районында – 2, Яшел Үзән, Кайбыч, Питрәч, Норлат, Тукай районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 14449 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11082 кеше терелгән.
Стастистиканың рәсми мәгълүматлары буенча республикада коронавирус инфекциясе корбаннары саны 210га җиткән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев