Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 55 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 8985 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 55 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 10 кеше хастаханәгә салынган, калган 45 кеше өендә дәвалана. Бишесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 36. Яшел Үзән районында – 4, Лаеш районында – 3, Буа, Кама Тамагы районнарында – 2шәр, Яр Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Чистай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8985 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7933 кеше терелгән.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Роспотребнадзор санитар таләпләрне үтәргә кирәклеген искәртә. Җәмәгать урыннарында дистанцияне саклау, кулларны яхшылап сабын белән юу, битлекләр кию, биналарны җилләтү сорала.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk