Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19ның 52 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19ның 52 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 17 871 коронавирус очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19ның тагын 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

3 очрак читтән кертелгән, 49ы элемтә нәтиҗәсендә. Хастаханәләрдә - 18е, 34е өйләрендә дәвалана.

Татарстан башкаласында 35 кеше коронавирус йоктырган, ике очрак - Яр Чаллыда, Азнакай, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чистай районнарында, бер очрак Балтач, Биектау, Нурлат, Питрәч, Тукай районнарында ачыкланган.

Пандемия чорында 17 871 татарстанлы коронавирус белән авырган, 14 414 кеше дәваланган.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев