Татарстанда тәүлек эчендә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 10 424 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Бер очрак читтән кертелгән, калганнары контакт нәтиҗәсендә. 22 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 44, Чаллыда – 10, Яшел Үзән районында – 7, Әлмәт районында – 6, Түбән Кама районында – 3, Алабуга, Нурлат һәм Питрәч районнарында - икешәр, Аксубай, Алексеевск, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 10 424 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9139 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 64е узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев