Татарстанда тагын 71 кеше коронавирус йоктырган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 71 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле төбәктә 154 376 ковид очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 чире белән авыручы 71 кеше теркәлгән. Әлеге күрсәткеч соңгы берничә көн эчендә беренче тапкыр алдагы көндәге саннан түбәнрәк. Мисал өчен, 8 август көнне республикада 74 кеше бу чирне эләктергән булган, дип яза «Татар-информ» МА.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары күрсәтүенчә, Татарстанның 56 кешесен хастаханәгә салганнар, 24 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан бирле төбәктә 154 376 ковид очрагы теркәлгән, 150 525 кеше чирне җиңгән, инфекция аркасында 1 997 кеше үлгән.

фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев