Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда сыер тотучыларга ярдәм чаралары артырга мөмкин

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов биштән сигезгә кадәр сыер асрый торган мини-ферма төзелешенә ихтыяҗ зур булуын әйтте.

Республикада сыер тотучыларга ярдәм чаралары артырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

Төрле юнәлештәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 548 млн сум акча бирү планлаштырыла. Ришат Хәбипов биштән сигезгә кадәр сыер асрый торган мини-фермалар төзелешенә ихтыяҗ зур булуын әйтте. Биш башка каралган мини-фермалар төзелешенә 120 мең сум акчалата ярдәм каралган. Баш санын сигезгә кадәр җиткерсә, сарайлар төзелешенә киткән чыгымнар өчен 200 мең сум бирелә.

Р. Хәбипов сүзләренчә, сыер асрауга чыгым артуын күздә тотып, халык субсидияләрне арттыруны сорый. «Дәүләт Советына һәм Президентка тәкъдим әзерләдек. Субсидияләрне кооперативлар аша үткәреп, сумманы арттыру мөмкин. Ул очракта, сарай салучыларга дәүләт ярдәмен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр арттырырга мөмкин була», - диде.

Министр урынбасары әйткәнчә, соңгы елларда хуҗалыкларда терлекнең баш санын тотрыкландыруга, сыерларның баш санын 110 мең күләмендә саклап калуга ирешелгән. Яшь терлек һәм йорт кошлары баш саны буенча да үсеш күзәтелә. 30 районда савым сыерларының баш саны арткан.

Шәхси хуҗалыклар 2015-2018 елларда республика казнасыннан 254 млн сумга дәүләт ярдәме белән 1489 мини-ферма төзегән. Быел исә, 188 мини-ферма төзелешенә 29 млн сум дәүләт ярдәме бүленгән.

Республикада 1220 гаилә фермасы исәпләнә, анда 4 меңгә якын кеше эшли. Р. Хәбипов моңа фермерлар өчен грант ярдәме уңай йогынты ясаганын билгеләп узды. 2012-2018 елларда 991 крестьян-фермер хуҗалыгы 2,1 млрд сум күләмендә грант алган.

«Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Фото: Александр Эшкинин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk