Дизель ягулыгы исә ике тиенгә генә арткан.
Татарстанда 22-29 майда бензинның барлык маркаларына, шулай ук дизель ягулыгына бәя арткан. Татарстанстат шундый мәгълүматлар китерә, дип яза МА «Татар-информ».
Статистикадан күренгәнчә, АИ-92 маркалы бензинның литры бер атна эчендә 24 тиенгә – 46,04 сумнан 46,28 сумга кадәр арткан. АИ-95 маркалы бензинның бәясе – 51 тиенгә (49,68 сумнан 50,19 сумга кадәр), ә АИ-98 маркалысы 38 тиенгә (61,18 сумнан 61,56 сумга кадәр) кыйммәтләнгән.
Дизель ягулыгы исә ике тиенгә генә арткан, хәзер аның литры 54,69 сум (бер атна элек 54,67 сум иде) тора.
Нет комментариев