Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 99 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 99 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 99 яңа очрагы ачыкланган, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 41, Чаллыда — 18, Алабуга һәм Лениногорск районнарында — алтышар, Аксубай һәм Түбән Кама районнарында — бишәр, Әлмәт, Лаеш һәм Тукай районнарында — дүртәр, Алексеевск һәм Спас районнарында — икешәр, Зәй һәм Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 меңнән артык очрагы теркәлгән, 23,7 мең кеше (шуларның 106сы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1,1 миллион кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 969 мең кеше икенче дозаны да алган.

фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев