Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 85 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 10168 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 85 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 19 кеше хастаханәгә салынган, калган 66 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 61 очрак. Яр Чаллыда - 5, Лаеш районында - 4, Биектау районында - 3, Яшел Үзән, Питрәч, Ютазы районнарында - икешәр, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Тәтеш районнарында берәр очрак. 

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 10168 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8912 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә кичә ике кешенең гомере өзелү факты теркәлгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X