Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 25 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7160 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 20 кеше өендә дәвалана. Өчесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 11 очрак. Балтач, Яшел Үзән, Норлат районнарында – икешәр, Яр Чаллы, Апас, Буа, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7160 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6048 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев