Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә 103 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 239 очрагы расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган, дип яза «Татар-информ».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«25 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 47, Чаллыда — 24, Түбән Кама районында — сигез, Яшел Үзән районында — алты, Тукай районында дүрт очрак ачыкланган. Республиканың барлыгы 14 муниципалитетында коронавирусның яңа очраклары теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 239 очрагы расланган, 23 882 кеше (шуларның 39ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 171 872 кеше (шуларның 20 010сы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 974 713 кеше икенче дозаны да алган.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X