Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында фатирында ир-ат янып үлгән

Янгын сүндерелгәннән соң фатирда 65 яшьлек ир мәетен табып алалар.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгында бер ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Түбән Осландагы ике катлы йорт фатирларының берсендә зур янгын чыккан. Маркс урамына беренче номер буенча 112нче янгын сүндерү-коткару часте бүлекчәләре юнәлә.

Йорт янында янгын сүндерүчеләрне утызга якын кеше көтә. Ут фатир тәрәзәләреннән күренеп тора һәм теләсә кайсы вакытта өске катка күчәргә мөмкин. Берничә минут эчендә янгын сүндерүчеләр утны контрольгә ала. Янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерелгәннән соң фатирда 65 яшьлек ир мәетен табып алалар.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - тәмәке тарткандагы саксызлык.

Татар-информ

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk