Хәзер хезмәт хакының минималь - күләме 12 мең сум.
Татарстан профсоюзлары федерациясе алга таба да хезмәт хакының минималь күләмен арттырырга тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр ассоциациясе һәм республика Хөкүмәте арасындагы килешүгә үзгәрешләр кертү планлаштырыла.
Бу хакта оешма рәисе Елена Кузьмичева «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.
Хәзер бу күрсәткеч 12 мең сум тәшкил итә.
«Без һичшиксез үсеш булырга тиеш дибез. Безнең сәнәгать предприятиеләре дә мондый мөмкинлеккә ия. Күмәк сөйләшүләр алып бару өчен без исәп-хисап аналитикасы үткәрәбез», - диде Елена Кузьмичева.
фото: Егор Никитин
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев