Татарстанда медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнар бар
Соңгы яңалыклар

Татарстанда медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнар бар

Рөстәм Миңнеханов читтән дә кадрлар җәлеп итәргә кушты.

Президент Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады, дип яза «Татар-информ».

«Сәламәтлек саклау өчен кадрлар дефициты, бигрәк тә беренчел звенода, мөһим сорауларның берсе булып кала. Сәламәтлек саклау министрлыгына квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәк», — диде Президент. Лениногорск, Аксубай, Спас, Зәй районнарында табиблар җитмәвен әйтте.

«Район-шәһәр башлыклары да, сәламәтлек саклау хезмәте дә яшьләрне генә түгел, тәҗрибәле кешеләрне җәлеп итүне кайгыртырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президент читтән дә кадрлар җәлеп итәргә кушты. «Республикага килергә теләүчеләр җитәрлек булыр дип уйлыйм. Торак мәсьәләсен хәл итсәк, башка сораулар хәл ителер», — дип белдерде.

фото: Владимир Васильев

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев