Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган

Дүрт очрак читтән кертелгән, калганнары якыннан аралашу нәтиҗәсендә күчкән.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ». 

Бер кеше дәваханәгә салынган, 27 кеше өйләрендә дәвалана. Аларның дүртесе читтән кертелгән, 24се бер-берсе белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә күчкән. 

Авыручылар арасында балалар юк, 18-30 яшь аралыгындагы ике татарстанлыда коронавирус инфекциясе ачыкланган. 30-50 яшьлекләр арасында 17 кешедә COVID теркәлгән. 50-60 яшьлек татарстанлылар арасында   вирус алты кешедә расланган, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк - ике, 70 һәм аннан өлкәнрәк бер кеше авырган.

Казанда коронавирус йоктыруның иң күп очрагы - 24, Әлмәт, Яшел Үзән, Нурлат, Теләче районнарында - берәр очрак,
Соңгы атнада Covid-19 белән зарарлануның 14 очрагы читтән кертелгән, Кырым һәм Сочидан берәр очрак теркәлгән. 

Эпидемия башланганнан бирле республикада 6046 коронавирус белән авыручы теркәлгән, 4862 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk