Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус буенча мәгълүматлар: ике үлем һәм 61 зарарлану очрагы

Татарстанда бу чорда 9366 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 61 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 1се читтән кертелгән, 60ы элемтә нәтиҗәсендә. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 52 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда коронавирус йоктыруның 35 очрагы ачыкланды, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Лениногорск районнарында – өчәр, Азнакай, Бөгелмә, Лаеш, Саба районнарында – икешәр, Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Түбән Кама районнарында - берәр.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 9366 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8223 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49ы узган тәүлектә.

Моннан тыш, бүген коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән.

1954 елда туган ир-ат яңа коронавирус белән госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамыры авырулары кискенләшүе нәтиҗәсендә хәле начарлана.

1974 елда туган ир-ат вируслы пневмония белән хастаханәгә озатыла. Хроник авырулары да була.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Республикада коронавирус корбаннарының саны 123кә җиткән.

Фото «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk