Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 7 кеше хастаханәгә озатылган, калган 46 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 53 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 7 кеше хастаханәгә озатылган, калган 46 кеше өендә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Авыручыларның күбесе Казанда – 21 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 9, Чүпрәледә – 10, Яшел Үзәндә – 4, Әтнә, Алабуга, Питрәчтә – икешәр, Биектау, Лаеш, Түбән Камада – берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3297 очрагы расланган.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев