Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 42 яңа очрагы ачыкланган

    Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 29 кеше өендә дәвалана.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 42 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

    Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 29 кеше өендә дәвалана.

    Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 20, Яр Чаллыда – 7, Норлат районында – 3, Биектау һәм Түбән Кама районнарында – 2шәр,Аксубай, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Балык Бистәсе районнарында – берәр очрак.

    Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4514 очрагы расланган, 3362 кеше савыккан.

    фото:  «Татар-информ»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: