Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7205 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 22 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 2 кеше хастаханәгә салынган, калган 20 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 12. Яшел Үзән, Лаеш районнарында – икешәр, Арча, Бөгелмә, Буа, Биектау, Лениногорск, Саба районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7205 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6065 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk