Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6740 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 22 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 6 кеше хастаханәгә салынган, калган 16 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 14. Норлат районында – 5, Кама Тамагы, Лаеш, Спас районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6740 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5563 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев