Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда кискен суытачак һәм юеш кар явачак

    Төнлә температура -2 градус, көндез -2..-3 градус салкын була.

    Иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанда кискен сутытачак. Көндез урыны белән яңгыр, юеш кар явачак. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

    Җил төньяк-көнбатыш юнәлештән төньяк-көнчыгышка таба үзгәрәчәк. Төнлә, бүген көндез кебек үк, урыны белән җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.  

    Реклама

    Төнлә температура -2 градуска кадәр төшә. Көндез -2..-3 градус салкын була. Төбәкнең көньяк-көнчыгышында җылырак, көньяк-көнбатышында салкынрак булыр дип көтелә.

    Татар-информ

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: