Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән

Өч кешене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Татарстан юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән республиканың Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 68 чакрымында «Лада» һәм «Фольксваген» катнашында һәлакәт булган.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешкән», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Өч кешене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

Татар-информ

Фото: очевидцы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X