Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда гошер сәдакасы җыю кампаниясе башланды

Республикадагы барлык мәчетләр, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе үз хуҗалыгында, үз бакчасында үстергән уңышны җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирергә тиеш.

Республикадагы барлык мәчетләр, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Бу эшкә беренчеләрдән булып Балтач, Балык бистәсе, Чистай, Кукмара, Бөгелмә районнары кереште инде.  Һәр елдагыча, җиләк-җимеш, төрле яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә.  Азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырыла.

Казанда гошер сәдакасын Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды җыя. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күп балалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр – гошер сәдакасы өләшенә.

Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер җыелмаларына мохтаҗ кешеләр, пенсия фондыннан керемнәр турында белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып, фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр шушы ук номерга шалтыратып сорауларын бирергә мөмкин. Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына,  картлар һәм балалар йортларына,  хосписка, мөселман уку йортларына, мәдрәсәләргә, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk