Көчле бәрелешү аркасында «ГАЗель» машинасының кузовы җәнчелеп беткән
Татарстанда фура белән азык-төлек төягән «ГАЗель»ның кара-каршы бәрелешүен шаһитлар видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Зәй тирәсендә булган. Видеода җимерелгән «ГАЗель» машинасы торуы күренә. Көчле бәрелешү аркасында автомобильнең кузовы җәнчелеп беткән. Асфальтта азык-төлек әрҗәләре таралып ята. Шулай ук юл кырыена төшеп киткән фура да күренә, дип яза "Татар-информ".

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре, зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев