Татарстанда бозлавык юлда җиңел автомобиль трассадан читкә төшеп киткән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бозлавык юлда җиңел автомобиль трассадан читкә төшеп киткән

Авария нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән.

Зәй янында җиңел автомобиль, бозлавык булу сәбәпле, юл читенә таеп төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә кич Зәйгә җитәрәк - Тынычлык бистәсе борылышында булган. Фаразланганча, машина йөртүче тайгак юлда идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән, автомобиль әйләнеп капланган.

Авария нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев