Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда автобус, автовоз һәм өч җиңел машина бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике олы кеше һәм 8 яшьлек бала зыян күргән.

Тукай районында автобус, автовоз һәм өч җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр итте.

Авария бүген М7 трассасында «Колосок-2» бакчачылык ширкәте янында була.

Микроавтобуслар төялгән автовоз алдыннан бара торган җиңел автомобильне бәрдергән. Бәрелүдән машина каршы полосага чыгып китә, анда башка җиңел машина белән капма-каршы бәрелешә. Анысы исә, үз чиратында, вахта автобусына барып бәрелә. Бу хәлләр вакытында машиналарның берсе тагын бер җиңел автомобильне бәрдергән.

Авария вакытында автобуста 20 пассажир булган, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, алар арасында 8 яшьлек бала да бар. Барысын да Чаллы хастаханәсенә китергәннәр.

Авария якынча трассаның 1062нче чакрымында булган, шунлыктан анда хәрәкәт кыенлашкан.
 

фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X