Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде
Соңгы яңалыклар

Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Бензины 5 тиенгә, дизель ягулыгы 22 тиенгә арткан.

Узган атнада, 6-13 майда, АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде, дип яза «Татар-информ» МА.

Статистика буенча, хисап чорында АИ-98 бензины 5 тиенгә арткан, хәзер аның бер литры 59,2 сум тора. Бу вакытта дизель ягулыгы 22 тиенгә арткан һәм литры 52,3 сум булган. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бәясе узган атнада элеккечә калган, аларның литры 45,9 һәм 45,3 сум тора.

фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев