Бу хәл Түбән Кама шәһәрендә була.
Дүрт яшьлек бала Түбән Камада бишенче каттан балкон тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм исән калган, дип яза “Татар-информ” МА.
Бу хәл кичә Түбән Каманың Студентлар урамындагы йортларның берсендә булган. Баланың баш мие селкенгән.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре ата-аналарны кечкенә балаларын караусыз калдырмаска чакыра.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев