Татарстанда 10 градуска кадәр җылы булачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 10 градуска кадәр җылы булачак

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Иртәгә, 27 мартта, Татарстан территориясендә явым-төшемсез, җылы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Термометр баганасы төнлә -2..-1 градусны күрсәтәчәк, көндез температура +7..+10ºка кадәр күтәрелә. Җил – төньяк-көнбатыштан 9 м/с.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

фото: Эльвира Мубаракшина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев