Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстана ярдан елгасына төшеп киткән автомобильнең йөртүчесе үлгән

Пассажир суга баткан автомобильдән чыга алган

Минзәлә районында текә ярдан Ык елгасына төшеп киткән «Лада» автомобиленең йөртүче батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген төн уртасында Яңа Иркәнәш авылыннан ерак түгел «Лада» уникенче модельле автомобильнең суга батуы турында хәбәр килгән. Машинада йөртүче һәм пассажир булган. Пассажир суга баткан автомобильдән чыга алган”, - диелгән министрлык хәбәрендә.

Һәлакәт урынына Минзәлә эзләү-коткару төркеме, коткаручылар һәм полицейскийлар барган. Иртән биш метр тирәнлектән 26 яшьлек Чаллы егетенең мәетен чыгарганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/21/190152/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X