«Лада» шоферы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Hyundai» автомобиле белән бәрелешкән.
Кичә кичке сәгать алтылар тирәсендә Алексеевск районында Әшнәк авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авариядә катнашучылар хәбәр итте.
Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, «Лада» шоферы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Hyundai» автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. «Лада» шоферы урында ук, ә пассажиры алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат була. Шулай ук, шаһитлар сүзләренчә, «Hyundai» автомобиле салонында бер кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев