Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча укучыларга уку өчен планшетлар тапшырыла

Беренче чиратта, кирәкле техника күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.

Республиканың төрле район укучылары, дистанцион укуда бушлай файдалану өчен, ике меңнән артык компьютер җиһазлары алачак. Әлеге эш
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башкарыла. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга 13 апрельдән планшетлар тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.

13 апрельдә 930 планшетны дистанцион режимда уку өчен Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алды.

Бүген техника Татарстанның 21 муниципалитетына җибәреләчәк. 9-11 сыйныф укучылары өчен 354 планшет Чаллыга юллана.

Шулай ук 40 планшетны республиканың Әлки районы алды. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбе укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең берәмлек компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100дән артык планшет бүләк итте, алар нигездә авыл мәктәпләрендә укучылар.

фото: Надежда Гордеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев