Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан полиция хезмәткәрләре һәм журналистлар исерек шоферлар белән эшне көчәйтә

Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләр күрсәтәчәкбез һәм алар белән видеоязмаларны социаль челтәрләрдә бастырачакбыз.

Татарстан машина йөртүчеләре исерек килеш руль артына ешрак утыра башлаган - моны дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары раслый. Саннар коточкыч - ел башыннан бирле республикада 7,1 меңнән артык исерек килеш автомобиль белән идарә итү фактлары ачыкланган. Исерек шоферлар руль артында ничә минут һәм хәтта сәгать үткәргән?..

Бу шоферларның хәмер сөреме астында, күпме күрше полосадагы автомобильчеләрнең, җәяүлеләрнең, өлкәннәрнең һәм балаларның гомерен  куркыныч астына куюын ничек үлчәп була?

Бу хәвефнең дәрәҗәсен ЮХИДИдан тагын бер хәбәрне укып кына аңларга була: исерек шоферлар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, алар вакытында 17 кеше һәлак булган, тагын 111 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

17 кеше башкаларның мәгънәсез кыланмышлары бәрабәренә тормышларын, 111е - үз сәламәтлеген биргән. Исерек килеш руль артына утырып күпме татарстанлыларның гаиләләренә кайгы-хәсрәт китергән - мондый статистиканы ЮХИДИ алып бармый.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтуларны беренче елын гына күрми һәм санамый, шуңа күрә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булдык. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләрен җастырачакбыз һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоязмаларны социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләү мәҗбүри дип саныйбыз. Әлеге хокук бозулар өчен штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган.

Искәртеп узабыз, РФ административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән «исерек хәлдә» идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота, дип яза Казанские ведомости.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X