Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады

"Динебездәге әдәп-әхлакның бер билгесе – үзеңне, үз малыңны, вакытыңны корбан итеп, Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга игелек кылу. Фани дөньяда шушы хакыйкатькә ирешә алганнар гына ахирәттә бәхетле була", - диелә котлауда

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Сезне якынлашып килүче бөек бәйрәм – Гыйд әл-әдха – Корбан гаете белән ихластан тәбриклим! 

Динебездәге әдәп-әхлакның бер билгесе – үзеңне, үз малыңны, вакытыңны корбан итеп, Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга игелек кылу. Фани дөньяда шушы хакыйкатькә ирешә алганнар гына ахирәттә бәхетле була. Раббыбызның безгә карата рәхмәте һәм яратуы чиксез. Без дә аңа ихластан табынып, аның әмерләренә буйсынып, иманнарыбызны һәрдаим ныгытып, аның ризалыгы өчен үзебезне фида кылып яшик. Аллаһы Тәгалә барлык игелекләребезне кабул кылсын, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырсын, ике дөньяда да үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсен! Корбан гаете мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk