Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан буенча хакимият вәкилләре катнашында урман өмәләре үткәрелә

630 гектар урман территориясеннән 1700 кубометр чамасы чүп җыелган.

Бүген бөтен Татарстан буенча республика Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Татарстанның чиста урманнары-2018” акциясе үткәрелә башлады. Анда хакимият вәкилләре – министрлыклар, ведомстволар, суд органары һәм прокуратура хезмәктәрләре, шулай ук җәмәгатьчеклек вәкилләре катнашты.

Түрәләр өмәсенә волонтерлар, активистлар һәм җирле халык кушылды.

Республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та читтә калмады. Ул Биектау бистәсендә урманны чистартуда катнашты.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе 8 ел дәвамында үткәрелә. Тарихка күз салсак, урманнар гел чистартылып торган. Бүген республикада акция барлык урман хуҗалыкларында да оештырылган. Акциядә барлыгы 7 мең чамасы кеше катнашачак, алар урманнарны көнкүреш чүпләреннән арындырачак”, - дип сөйләде Равил Кузюров.

“Бу безнең урман хуҗалыгындагы карт агачлар белән дә бәйле. Кызганычка каршы, әлегә закон урман хуҗалыгы мөдирләренә андый үсентеләрне кисеп бетерергә рөхсәт итми. Без аларны аукционнар буенча сатарга тиеш, ә аларга ихтыяҗ юк. Шул сәбәпле, агачлар авырый башлый, нәтиҗәдә ихтыяҗ булмаган агачлар барлыкка килә. Министрлык даими рәвештә урманнарда чистарту эшләре үткәрә, без закон үзгәрер, карт агачларны кисеп бетереп яңа урманнар утырта башлауга өметләнәбез”, - диде Кузюров.

Өмәдә җыеп алынган чүп полигоннарга түгелә. “Урман сезоны башыннан санитар-экология ике айлыгы кысаларында 630 гектардан 1,7 мең куб чамасы чүп җыелган”, - дип хәбәр итте министр.

Бүген Биектау районы өмәсендә якынча 300 кеше катнашты. Нигездә ял итәргә килгән кешеләр калдырып киткән чүпләр җыелып ята.

“Татарстаның чиста урманнары акциясе һәр җәй һәм көз үткәрелә. Быел ул 25 апрель - 25 июнь һәм 15 сентябрь - 15 ноябрьдә үткәрелә.

Узган ел акциядә 29 мең кеше катнашкан. Алар 4 мең кубометрдан артык чүп түккән.

“Татар-информ”, Елена Кривопатре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев