Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татар Толлысы авылыннан Мансур Хәсәнов: Газета белән дуслыгыма 60 елдан артык

Вакытлы матбугатның «Коммунизм таңы» дигән исем астында чыгуын, ә инде 1965 елдан «Хезмәт даны«на үзгәртелүен дә яхшы хәтерли ул.

Озак еллар «Яңа тормыш» хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан Мансур абый Хәсәнов — инде 60 елдан артык район газетасының тугры дусты. Вакытлы матбугатның «Коммунизм таңы» дигән исем астында чыгуын, ә инде 1965 елдан "Хезмәт даны«на үзгәртелүен дә яхшы хәтерли ул. 

— Газеталар, китап укырга электән яраттым. Хәзер дә бер көн кулыма алмый калганым юк, — ди Мансур абый. — Хуҗалыкта эшләгән вакытта редакциядән журналист Нурулла абый Шәрифуллинның шалтыратып, икътисад күрсәткечләрен соравы, аннары минем исемнән мәкалә язып чыгуы бүгенгедәй истә. Тора-бара үзем дә кулыма каләм алдым һәм бүгенге көнгә кадәр иҗат итәм. Нурулла абыйның: «Мансур, син мәкалә язганда үгезне мөгезеннән тот», — дигәнен дә бер онытасым юк. Берсендә тукталышта торганда, Хафиз Тимербаев очрады. Исәнләштек, сөйләшеп киттек моның белән. Ул мине редакциягә чакырды, интервью алды. 60 яшьлегем уңаеннан бик яхшы язма әзерләде. Аннары көз көне хуҗалыкның бәрәңге басуында очрашырга туры килде үзе белән. Матур итеп сөйләве белән бар халыкны үзенә караткан иде ул. Остазларым мине гел канатландырып торды. Әлеге журналистларның инде икесе дә мәрхүм. Аларның киңәшләрен мәкаләләр язганда хәзер дә исемдә тотам. 

Мансур абый күп еллар дәвамында бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшебез Гөлҗофар Миңнеханова белән тыгыз элемтәдә тора. Авылдашы Дания Миңнемуллина исә төп йортына кайтканда бик еш кына хәбәрченең язмаларын редакциягә алып килә. Ә менә 2015 елда газетаның 85 еллыгы уңаеннан баш мөхәррир Гөлгенә Шәрипова аңа актив иҗат иткәне өчен Рәхмәт хаты тапшыра. 

— Редакциягә кергән саен кызлар: «Исән-сау килеп җиттегезме?» — дип көләч йөз белән каршы алалар иде. Хәзер дә газетада хезмәт куючылардан бары тик җылы мөнәсәбәт тоям, барысын да бик яратам. Зур рәхмәт, — ди ветеран.

Әңгәмәдәшем үзенең язмаларында туган ягының табигатен, авыл тормышын, уңган-булган кешеләренең тырыш хезмәтен бик матур һәм җанлы, укыган саен укыйсы килерлек итеп сурәтли. Газетада нәшер ителгән мәкаләләре югалмасын өчен, ул аларның һәрберсенең баш исеме, кайсы көнне һәм нинди санда чыкканын аерым дәфтәргә язып бара, кисеп алып беркетә. Татар Толлысы авылыннан Мансур Хәсәнов: Газета белән дуслыгыма 60 елдан артык

— 2020 елның февралендә мәкаләләремне дәфтәргә терки башлаган идем, шактый җыелдылар. 281 язманың 125е — районыбызның «Хезмәт даны», ә калганнары республика газеталарында басылды. Күптән түгел 12нче дәфтәрне башладым, — ди Мансур абый. — Язу эшен алга таба да дәвам итәргә исәп.
2013 елда Мансур Хәсәновның «Яшәү өмете» дигән истәлекләр китабы дөнья күрә. Алга таба да хәбәрче нәсел-хатирә, язмышлар һәм ялгышлар дигән темаларга язылган иҗат җимешләреннән китап нәшер итү уе белән яши. 

— Мин бер дә тик торырга яратмыйм. Җәй көннәрендә бакчабызда кайнашам. Су сибәм, агачларны тәрбиялим. Кыскасы, нинди эш бар, һәммәсен башкарырга тырышам, — ди ул. — Ә инде буш вакытта кулдан каләм төшми. Рәхәтләнеп язам һәм шуннан күңелгә тынычлык алам.

Мансур абый Хәсәновның әтисе сугышка киткәндә, өч айлык улын кулына алып: «Бигрәк кечкенә, яшәмәс инде бу», — дигән була. Чөнки аңа кадәр дөньяга килгән дүрт ир туганы да төрле чирләрдән вафат була. Әмһма гомере бетмәгәч, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән сабый яши, үсеп-буйга җитә, мәктәптә укый, каникуллар вакытында басуда көлтә төйи, фермада тирес чыгара, ат җигеп, сукаланган җирләрне тырмалый, бәрәңге төбе өя. Ташлы Елга авылы клубында эшли, соңыннан 34 ел хуҗалыкта икътисадчы вазыйфасын башкара. 

1962 елда Вәзирә исемле авылдашы белән гаилә кора ул. Әмма гаиләне бала хәсрәте дә читләп узмый: тәпи йөреп киткән кызлары салкын тидереп вафат була. 2008 елда икенче кызлары гаиләсе: ире, ике баласы белән юл фаҗигасенә очрый, Алабуга тирәсендә дүрт кеше мәңгелеккә күзләрен йома. «Бу сынауларга ничек түзгәнбездер, белмим. Калган ике балабыз хакына яшәргә кирәк дип, үзебездә көч таба алганбыздыр инде, — ди ул, тамагындагы төерне көч-хәл белән йотып. — Төп йортта улыбыз Илсур, киленебез Гөлнара, оныклар янәшәсендә кадер-хөрмәттә картлык кичерәбез. Өебез җылы, урыныбыз түрдә. Вәзирәмнең янәшә булуы да — зур бәхет».

Актив хәбәрчебез бу җәйдә 82 яшен тутырды. Сөбханалла, үз аякларында йөри, күзләре яхшы күрә, колагы ишетә, зиһене яхшы. Алга таба да үзегезнең язмалар белән безне сөендереп торыгыз, Мансур абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев