Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Танылган җырчы Ренат Ибраһимовның әнисе яшәгән йортка элмә такта куелды

Ренат Ибраһимовның әнисе Асылбикә Билялова Туеш авылында туып-үскән, җырчы үзе дә яшүсмер чагында җәйге ялларын әлеге авылда үткәрә торган булган.

Районыбызның Туеш авылында зур вакыйга булды. Күренекле шәхес, татар халкының горурлыгы булган, илебез күләмендә танылу алган җырчы, РСФСРның, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның әнисе Асылбикә Билалова яшәгән, шулай ук Ренат әфәнде үзе дә яшүсмер чагында җәйге ялларын үткәргән йортка истәлек мемориаль тактасы куелды.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, бик күп мөхтәрәм кунаклар, Ренат Ибраһимовның тормыш иптәше Светлана ханым, җырчының якын дуслары, туганнары, танышлары катнашты һәм чыгыш ясады. Чара истәлекләр белән үрелеп барды.

Очрашу Туеш авылы егете, Халыкара «Татар моңы» бәйгесенең беренче лауреаты Руслан Хәсәнов башкаруындагы Туеш авылы турындагы җыр белән төгәлләнде.

Язма белән тулысынча район газетасында танышу мөмкин булачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk