Соңгы тәүлектә Татарстанда дүрт кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 766 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда дүрт кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1942, 1953, 1949, 1969 елларда туган хатын-кыз бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 766 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев