Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Сәламәт киләчәк” проекты кысаларында Кукмарага башкала табиблары килде

Район үзәк дәваханәсендә пациентларны кардиолог, невропатолог, отоларинголог, гастроэнтеролог, пульмонолог кабул итте.

“Сәламәт киләчәк” федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Кукмарага республика клиник дәваханәсе белгечләре килде. Район үзәк дәваханәсендә пациентларны кардиолог, невропатолог, отоларинголог, гастроэнтеролог, пульмонолог кабул итте.

Кукмаралылар табибларның игътибарлы булуларын билгеләп үттеләр. Аеруча ЛОР табибы кабинеты янында кеше күп иде.

- Соңгы өч елда минем колаклар белән бәйле проблемалар башланды. Кызганычка каршы, безнең дәваханәдә отоларинголог юк. Шуңа күрә бүген бу белгечкә кабул итүгә килдем, - диде 88 яшьлек Мансура Даутова. – Элек авыртырга вакыт булмады, 39 ел хисапчы булып эшләдем. Әле хәзер дә табибларга йөрергә яратмыйм, әмма олыгайган саен сәламәтлек какшый.

Югары категорияле табиб отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Миннеәнфәс Рәүповның сүзләренә караганда, пациентларның күбесе салкын тию һәм хроник авырулар белән мөрәҗәгать иткән. Ә бер пациент, ныклап тикшерү өчен, республика клиник дәваханәсенә җибәрелгән.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk