Синоптиклар атна башында һава торышының нинди булачагын җиткерде
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар атна башында һава торышының нинди булачагын җиткерде

16 сентябрьдә җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк

16 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә республикада яңгыр яву ихтимал. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез +12..+17 градус булачак, дип яза "Татар-информ".

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев