Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр полиция бүлегенә бардылар

Полиция хезмәткәрләре балаларга эш режимы, телефон линияләре, полиция бүлегендәге һәр структураның функцияләре турында сөйләделәр, шулай ук заманча коралларны күрсәттеләр, балаларга каска һәм бронежилет киеп карарга рөхсәт иттеләр.

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр инвалидлар декадасы кысаларында полиция бүлегенә бардылар.

Экскурсия дежур частьтан башланды. Полиция хезмәткәрләре балаларга эш режимы, телефон линияләре, полиция бүлегендәге һәр структураның функцияләре турында сөйләделәр, шулай ук заманча коралларны күрсәттеләр, балаларга каска һәм бронежилет киеп карарга рөхсәт иттеләр.

Полиция бүлегенең тарих бүлмәсе балаларда аеруча зур тәэсир калдырды. Алар район эчке эшләр бүлегенең үткәне белән таныша алдылар һәм хәтта кулларында Бөек Ватан сугышы чоры коралларын тотып карадылар.

Полиция бүлегенә бару балаларда онытылмас тәэсирләр калдырды, күбесе киләчәктә полиция хезмәткәре булырга теләк белдерде. Балалар очрашудан канәгать калды, полиция хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk