Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен файдалы экскурсия оештырылды

Алар аяк киеме ремонтлау остасының эше белән таныштылар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, социаль хезмәт алучылар өчен аяк киеме ремонтлау остаханәсенә экскурсия оештырылды.

Остаханәдә балаларны аяк киеме ремонтлау остасы каршы алды. Ул үз эшенең нечкәлекләре турында сөйләде, аяк киеме төзекләндерергә кулланыла торган кораллар, җиһазлар һәм материал белән таныштырды. Замок тегү, үкчә ябыштыру, аяк киемен шомарту һәм башка эш алымнарын да күрсәтте

Балалар зур кызыксыну белән махсус станокта ачкычларның һәм домофоннар өчен чипларның дубликатлары ничек ясауларын күзәттеләр.
Аяк киеме остасына күпсанлы сораулар бирү - экскурсиянең бик мавыктыргыч булуын дәлиләп тора. Бәлки, әлеге экскурсия балаларга һөнәр сайларга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk