Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев Кукмараның «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә булды

Район башлыгы үзәкнең кабинетларын, аларның җиһазланышын карады, педагоглар, ата-аналар һәм балалар белән аралашты.

Район башлыгы Сергей Димитриев Инвалидлар декадасы кысаларында, «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул анда кабинетларны, аларның җиһазланышын карады, педагоглар, ата-аналар һәм балалар белән аралашты.

«Тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен барлык кирәкле җиһазлар да бар. Биредә белгечләрнең яңа дәвалау методикаларын, башка районнарның тәҗрибәләрен өйрәнүләре күренеп тора. Бу уңай нәтиҗә бирә. Без шулай ук балаларның әти-әниләре белән аралаштык, алар да үзәкнең эшеннән канәгать. Безнең бурыч - балалар үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоярга тиеш», - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Моннан тыш, район башлыгы Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага үзәкне ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итүен дә әйтте. Үтенеч игътибарсыз калмаган: якындагы ике-өч елда әлеге бинаны тулысынча яңарту планлаштырыла. Шулай ук бинаны киңәйтү мәсьәләсе дә карала.

Ел дәвамында «Шәфкать» үзәгенә башка районнарны да кушып, 600дән артык бала йөри. Тернәкләндерү курсларына массаж һәм физиотерапия процедуралары гына түгел, ә үсеш өчен кирәк булган башка дәресләр, дәвалау физкультурасы да керә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X