Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев агач утыртуда катнашты

Кукмараның Хәсән Әхмәтшин урамында 21 тупыл үсенте утыртылды.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин белән берлектә агач утыртуда катнашты. 38 мамык чыгармый торган тупыл үсентесе Кукмара шәһәренең Хәсән Әхмәтшин урамында утыртылды.

«Бүген бу урам территориясендә 21 агач утыртылды. Шундый ук тирәкләр Боз сарае, Гафиятуллин урамы һәм башка территорияләргә утыртылды. Киләсе елга көзен ике мең үсенте утыртырга планлаштырабыз», - дип сөйләде «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов.

Халыкта тупыл агачын «һава санитары» дип тә атыйлар. Һәр тупыл - кечкенә кислород фабрикасы. Чагыштыру өчен: бер тупыл җиде чыршы, дүрт нарат һәм өч юкә кадәр кислород бүлеп чыгара.

Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk