Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сак булыгыз - тилчә

Соңгы елларда тилчә (ящур) авыруы киң таралды. 2018 елда Башкортостан Республикасының Туймазы районында тилчә авыруы теркәлде, 2021 елда Казахстан Республикасында бу авыру яңадан чыкты.

Тилчә нәрсә ул?

Ул – хайваннарда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.

Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк:

- зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә;

- мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга;

- терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга;

- хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;

- ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска.

Терлекләр яки кош-корт сатып алганда аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итәргә кирәк. Алданмас өчен сатучының исем-фамилиясен, машина номерын һәм  телефон номерын язып алсагыз да начар булмас. Яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә. Шикле терлек сатып йөрүче күзәтелгән вакытта шулай ук Кукмара ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк (телефоны 8(84364) 2-76-04).

Район ветеринария берләшмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk