Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирус буенча барлык чикләүләр бетерелә

Соңгы дүрт айда Россиядә Сovid-19 буенча эпидемия процессының интенсивлыгы тотрыклы кимүе күзәтелә.

Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр бетерелә. Әмма хәл начарлана икән, алар янәдән гамәлдә булачак, дип сөйләделәр Роспотребнадзор (Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте) матбугат хезмәтендә, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу битлек режимына, төнге сәгатьләрдә кафе һәм рестораннар эшен тыюга һәм башка чараларга кагыла. Карар авырулар санының шактый кимүенә бәйле рәвештә кабул ителгән, ул февральдән 64 тапкырга кимегән.

«Соңгы дүрт айда Россиядә Сovid-19 буенча эпидемия процессының интенсивлыгы тотрыклы кимүе күзәтелә. Авырулар санының бер атналык күрсәткече 64 тапкырга (февраль урталарында 907,6дан хәзерге 14,06га кадәр) кимеде һәм минималь күрсәткечләрдә тора», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk